Татарстанда 13 августта көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә — МЧС кисәтә Татарстанда 13 августта һава торышы начараюы көтелә. Республикада яшенле яңгырлар, көчле җил булырга мөмкин. Метеорологлар шулай ук төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшү ихтималын фаразлый. 13 августта Татарстан территориясендә яшенле яңгырлар көтелә. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы вакытында саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Көчле җил вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында калмаска кирәк. Шулай ук уяулык күрсәтергә, балаларга, өлкәннәргә һәм сәламәтлеге белән проблемалары булган кешеләргә ярдәм итәргә киңәш ителә. Гадәттән тыш хәл булса, 112 номерына шалтыратырга кирәк